Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьлары яшь чаллылыларны кабул итәргә әзерләнә. Әйтергә кирәк, 2021 елның җәендә 49 белем бирү оешмасы һәм 49 Хезмәт һәм ял отряды базасында мәктәп яны лагерьлары, шулай ук «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» лагерьлары һәм «Жемчужина» санаторие эшләячәк.

 "Бүгенге көндә шәһәр читендәге җиде учреждениенең алтысына балалар ялына әзерлек буенча санитар-эпидемиологик нәтиҗә бирелде. "Жемчужина" да бу атнада шулай ук лаборатор тикшеренүләр үткәрелеп, эксперт бәяләмәсе белән тәмамланачак. Хәзерге вакытта 49 мәктәп яны лагерьларыннан 43 мәктәпкә әлеге учреждениеләрнең эш үзенчәлеген исәпкә алып санитар - эпидемиологик нәтиҗә ясалды ", - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Наил Мәһдиев балалар лагерьларының әзерлеген, шул исәптән эшчеләренең әзерлеген бәяләү буенча җентекле эш алып барырга кушты: «Азык-төлек блогы да, хезмәткәрләрнең рөхсәт кәгазьләре дә, билгеле бер авырулар булган гражданнар, хезмәткәрләр аш бүлмәсенә эләкмәсен өчен, бик җентекләп тикшерелергә тиеш. Барлык балалар белән эшләүче хезмәткәрләр, шул исәптән, кухня хезмәткәрләре, пешекчеләр, катгый медицина тикшерүе узарга тиеш. COVID-19га анализлар актуаль булырга тиеш», - дип ассызыклады мэр.

Быел барлыгы 19 065 укучы өчен ял һәм сәламәтләндерү оештыру планлаштырыла. Шуларның 10 800 – мәктәп яны лагерьларында, 1000 – хезмәт һәм ял лагерьларында, 954 – муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары өчен шәһәр яны лагерьларында, 2 250 – коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары шәһәр яны лагерьларында, 4 061-профильле сменаларда ял итәчәк. Моннан тыш, 2021 елда 480 авыр тормыш хәлендә калган балаларга ял оештырылачак.

Дүшәмбе, 24 май 2021, 09:07