Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан финанслашу программасында катнашучыларга булачак пенсиягә түләү ясарга мөмкин булуы турында искә төшерә. Гражданнар тарафыннан шәхси хакка кертелгән суммалар 2000 сумнан алып 12 000 сумга кадәр дәүләт тарафыннан икеләтә арттырылачак.

Исегезгә төшерәбез, программада беренче акчалата түләү кергәннән соң 10 ел эчендә катнашу мөмкин. Бу 2012 елда программа буенча беренче тапкыр акча түләгән гражданнарның түләүләре 2022 елга кадәр ике тапкыр артачак дигән сүз (2021 елда соңгы түләү шарты белән).

Программа буенча түләү мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче аша түләнә. Мөстәкыйль түләгән очракта, кирәкле реквизитлар белән түләү квитанциясен яшәү урыны буенча ПФР клиентлар хезмәтендә, банкта алырга, яки ПФР сайтында электрон сервис ярдәмендә формалаштырырга мөмкин. Эш бирүче аша түләү ясау өчен катнашучыга эш урыны буенча бухгалтериягә ирекле рәвештә айлык түләү күләмен күрсәтеп яки хезмәт хакыннан процентларда күрсәтеп гариза бирергә кирәк. Түләү күләмен яңа гариза ярдәмендә үзгәртергә мөмкин.

Программада катнашучылар пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша акча формалаштыруны контрольдә тота ала. Әлеге сервисларда барлык кирәкле мәгълүмат чагылдырыла: кылган түләүләр, дәүләт финанславы суммасыһәм әлеге акчалардан алынган инвестиция кереме. Бу мәгълүматларның барысы да ПФРның рәсми сайтында шәхси кабинеттан соратып алырга мөмкин булган шәхси счеттан өземтәдә бар. Шулай ук күпфункцияле үзәккә яки ведомство идарәсенә шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга була.

Пенсияләрне финанслашу программасы гамәлдә булган вакыт аралыгында 40 меңнән артык Чаллы кешесе катнашып, үз пенсияләре хисабына 200 млн сумнан артык акча юнәлдергән.

Дүшәмбе, 24 май 2021, 15:40