Мы в социальных сетях

Яр Чаллының санитар-экологик икеайлык йомгаклары турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Шәһәр территориясен  массакүләм җыештыру эшендә Чаллының 3 мең оешмасыннан 50 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр итте ул. Эшкә 816 берәмлек техника җәлеп ителде.  Экологик чара барышында 5 мең га шәһәр территориясе чистартылды, 15 600 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 5 меңгә якын төп агач һәм куаклар утыртылды.

«Россия суы» бөтенроссия акциясендә мәктәп укучылары да актив катнашты. Акция кысаларында Кама, Мәләкәс, Шилнә, 38 комплекс артындагы яр буе, Прибрежный паркы яр буе һәм берничә чишмә тирәсе чүп-чардан чистартылды.

Экологик чарада шулай ук сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, мәгариф учреждениеләре, идарәче компанияләр, ТИҮләр, җәмәгать туклануы объектлары, сәүдә үзәкләре һәм юл-төзелеш кооперативлары катнашты.

Үзәк проспектларны, паркларны, скверларны, бульварларны һәм яр буйларын чистартуда «Горзеленхоз» , «ПАД» МУП, «Мәдәният һәм ял паркы» , «ТЭК» һәм «Гринта» компанияләре зур ярдәм күрсәтте. 

Илья Зуев аларның барысына да рәхмәт белдерде, шәһәрне җыештыру эшләре туктатылмый, эшләр дәвам итәчәк, дип ассызыклады.

Дүшәмбе, 31 май 2021, 09:48