Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда суыткыч һәм аның җиһазларын җитештерү буенча Haier Smart Home заводының беренче ташын салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь, Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова,Haier компаниясенең Россиядәге генераль директоры Сунь Чженьхуа катнашты.

«Бүген без яңа проектка старт бирәбез. Бу безнең өчен зур казаныш. Команданың профессиональ эшен билгеләп үтәсем килә. Мин Haier компаниясенә, Кытай Халык Республикасының Генераль консулы, Чаллы шәһәре җитәкчелегенә, эш урыннары булдыру белән кызыксынган Наил Гамбәр улына рәхмәт белдерәсем килә. Мин безнең проектка уңышлар телим. Хәерле юл сезгә!» ,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Кытай ягы, үз чиратында, республика Хөкүмәтенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Пәнҗешәмбе, 3 июнь 2021, 13:43