Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Андреевна Соринага 90 яшь тулды. Ул ТАССРның Әлки районы Салман авылында туган. Сугыш елларында колхозда эшли. Сугыштан соң Казанга укырга китә. Аннан белем алып, туган авылына әйләнеп кайта, пенсиягә чыкканчы хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли. 2006 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп килә. Ветеранның ике баласы, алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Мария Андреевнага РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга «Электротехников» ИК генераль директоры урынбасары Вячеслав Карпов һәм «Гренада» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе урынбасары Тамара Карх та кушылды.

Чәршәмбе, 9 июнь 2021, 15:16