Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәренең ипподромында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм кунакларын мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сәламләде.

«Бу матур һәм борынгы бәйрәм безнең күпмилләтле шәһәрдә һәм республикада көтеп алынган чара булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй бездә 19 нчы тапкыр уздырыла, бу безнең күркәм традициягә әверелде. Кеше мөмкинлекләрен, төгәлрәге, аларның чиксез мөмкинлекләрен күрү һәм аңлау өчен, бу уникаль чарага чаллылылардан мөмкин кадәр күбрәк кеше килергә тиеш. Бүген бу мәйданда шәһәрнең спорт, мәдәни, иҗтимагый тормышы активистлары җыелды. Без сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз! Сез – күпчелек чаллылылар өчен, бигрәк тә яшьләр өчен үрнәк", - диде ул.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр Сабантуйның традицион ярышларында да актив катнаштылар: капчык киеп йөгерү, көянтә һәм чиләк белән йөгерү, аркан тарту, бүрәнәдә капчык белән сугышу, кул көрәше.

Сабантуй концерт программасы белән дәвам итте.

Бәйрәм кунакларына гадәттәгечә туңдырма тараттылар.

Милли көрәш - бәйрәмнең төп бизәге булды. Анда катнашу өчен 15 Чаллы кешесе гариза бирде. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сабантуй-2021»нең абсолют батыры - Ришат Фазуллин.

Бәйрәм барышында шулай ук инвалидлар җәмгыяте активистларын һәм спортчыларын бүләкләү булды. Инвалидлыгы булган Фәнис Нуретдинов 65-69 яшьлекләр төркемендә 75 кг күтәреп, «Эскалибур» номинациясендә дөнья рекордын куйды. Әйтергә кирәк, ул гади спортчылар арасында 110 кг авырлык категориясендә чыгыш ясады.

Җомга, 18 июнь 2021, 15:48