Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сабан туе милли бәйрәмен ачу тантанасы гадәттәгечә Яр буе паркы мәйданының төп сәхнәсендә узды.  Бәйрәм сәхнәсеннән чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында шәһәргә финанс ярдәм күрсәткән өчен ил һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Чаллы Сабан туе ел саен үз мәйданчыкларында меңләгән халыкны җыя. Әлеге матур милли бәйрәм хаклы рәвештә шәһәребездә һәм республикабызда иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе булып тора. Билгеле сәбәпләр аркасында без узган ел Сабантуйны үткәрә алмадык. Без аны хәзер, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында, шатланыбрак каршы алабыз. Сабантуй ачык йөзе, кунакчыллыгы, күңел ачулары, батырларның мавыктыргыч көрәшләре һәм җайдакларның җитезлеге белән кешеләрнең күңелләрен яулады. Бу көнне без барыбыз да үзебезне зур, тату, күп милләтле гаилә итеп тоябыз. Безне гореф-гадәтләр көче, патриотизм хисе берләштерә. Һәр Сабан туеның үзәгендә - сабан бәйрәменең төп геройлары, күршеләребез һәм кадерле кунакларыбыз - авыл хуҗалыгы алдынгылары. Аларның ярдәме белән чаллылылар ел әйләнәсе сыйфатлы продуктлар белән тәэмин ителә. Көздән башлап җәйгә кадәр Яр Чаллыда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Былтыр һәм быел шундый 56 ярминкә узды. Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Зәй һәм Тукай районнарыннан шәһәргә ит һәм сөт продукциясе, бал, май, яшелчәләр китерелә. Ярты миллионлы шәһәр халкы исеменнән авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтемне белдерергә рөхсәт итегез", - диде ул.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Башлыгы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, анда болай диелә: «Күп гасырлар дәвамында Сабан туеның ачык, кунакчыл мәйданы хезмәт сөючән игенчеләрне һәм данлыклы батырларны, Туган тел, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре якын булган һәркемне җыя. «Татар бар да, Сабан туе бар» («Кайда татарлар, шунда Сабан туе») дип юкка гына әйтмиләр бездә. Чыннан да, Сабан туе – татар халкының мәдәни үзенчәлегенең аерылгысыз өлеше, ул безнең үткәнебез, бүгенге көнебез һәм киләчәгебез арасында җанлы җеп. Татар халкы күңеле кебек үк, киң һәм юмарт Сабан туе мәйданы иҗтимагый, яшь, милли һәм дини чикләрне белми. Бүген безнең катлаулы, даими үзгәреп торучы дөньяда, элеккеге кебек үк, туган ягыбызның җылысын, ат һәм көрәш ярышлары белән мавыгуны берни алыштыра алмый.

Сабан туен бәйрәм итү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия, ул төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында туганлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга, ана теленә, гаилә кыйммәтләренә, яраткан республикабызга һәм бөек Россиягә карата мәхәббәт һәм хөрмәт үстерүгә юнәлтелгән.

Шул ук вакытта, һичшиксез, Сабантуй һәрвакыт игенчеләр һәм авыл хезмәтчәннәренең бәйрәме булды һәм шулай булып кала. Сабантуйда иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, мәдәният эшлеклеләрен һәм спортчыларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Хәзерге вакытта Сабантуй дөньяның күп кенә илләрендә уңышлы уза, төрле континентларда кешеләрне татар мәдәнияте, тел, аш-су, республикабызның заманча казанышлары белән таныштыра.

Быелгы Сабантуй безгә янә күтәренке кәеф һәм рух һәм яхшы якка ышаныч китерсен! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!".

Бәйрәм барышында төп сәхнәдә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны хөрмәтләделәр.

«Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә «КАМАЗ» ААҖ тимер заводы инструмент һәм җиһазланыш конструкторлык бүлеге башлыгы Александр Карнилов лаек булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе табиб-инфекционисты Светлана Сәлимовага һәм 2 нче шәһәр хастаханәсенең табибы - торакаль хирургы Данил Агафоновка бирелде.

Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе - «Домкор Индустрия» ҖЧҖ төзелеш эшләре һәм материаллары контролеры Фәйрүзә Әмирова.

«Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исем вокалчы Илнур Гомәровка бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» исеменә «Татарстан Республикасының спорт көрәше федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты әгъзасы Җәмил Әбраров лаек булды.

«Домкор Индустрия» ҖЧҖ арматура челтәрләре һәм каркаслар белән эретеп ябыштыручы Александр Кольцовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт кәгазе тапшырылды.

Шимбә, 19 июнь 2021, 13:31