Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Сергеевна Терентьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Мордовия Республикасының Новоселки авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы туган авыл совхозында эшли. 2021 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Валентина Сергеевна ике бала тәрбияләп үстергән, аның дүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.

Юбиляр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Ринат Алимбәков, "Паритет" идарәче компаниясе җитәкчесе Рамил Шакиров, «43 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Надия Гришаева да кушылды.

Шимбә, 19 июнь 2021, 08:55