Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлек температура 9°ка һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр һава температурасы көтелә 31°..36°.
26 нчы июнь көнне Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, 5-10, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, урыны белән 23 м/с тизлектә.. +20˚. Төнлә һаваның минималь температурасы + 17˚..+20˚. Көндез һаваның максималь температурасы + 31˚..+35˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 июнь 2021, 16:24