Мы в социальных сетях

ТР Төзелеш министрлыгы планында ел ахырына кадәр әлеге программа буенча 161 йортны тапшыру каралган, шулар арасыннан 80 күп фатирлы торак йорт республикада инде төзелгән.

Татарстан Республикасында агымдагы елда төзелеш өлкәсендә 6,9 млрд. сумлык 19 программа гамәлгә ашырыла. Программа мең ярымнан артык объектны үз эченә ала. Аларны үтәү күләме 60% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Яр Чаллыда төзелеш эшләре тиз темплар белән бара: моңа һава торышы, нәтиҗәле идарә итү системасы ярдәм итә. Әйтик, социаль ипотека программасы буенча гына да төзелеш инде экваторга күчкән - 216 фатирга исәпләнгән 63/16 торак йорт 50%тан артык әзерлек дәрәҗәсендә. Хәзерге вакытта 11 кат дәрәҗәсендә панельләрне монтажлау, эчке һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре башкарыла.

409 фатирлы 63/20 адресы буенча урнашкан торак йортта да бизәү эшләренә керештеләр. Эшләрнең гомуми күләме 72% тәшкил итә, һәм хәзер төзелеш мәйданчыгында эчке һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, бизәү эшләре дәвам итә.

Ике йортта: 63/02 һәм 63/03 свай сугу башкарыла.

Шимбә, 10 июль 2021, 11:55