Мы в социальных сетях

Быел Яр Чаллыда мәктәпне 5082 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2003 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Мәктәп укучыларының уку нәтиҗәләренең гомуми күрсәткече – республика буенча иң югарылардан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 249 тугызынчы сыйныф укучысы 5ле билгеләре генә булган аттестат алган. Мәҗбүри фәннәр буенча уртача билге (рус теле һәм математика) –“ 4” һәм аннан югары-тугыз мәктәптә (2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79).

Яр Чаллыда мәктәп укучылары БДИны җиде мәгариф учреждениесе базасында тапшырдылар. 32 укучы югары балл  – 100 балл алды (рус Теле-10, математика – 3, химия – 7, рус әдәбияты - 3, җәмгыять белеме - 2, тарих – 4, информатика - 5). Чыгарылыш сыйныф укучыларының 34% ы имтиханнарда 80-100 балл алды.

Шәһәр буенча уртача баллдан югарырак нәтиҗәләрне № 26, 77, 78, 61, 57, 56, 60, 11, 8, 32, 79, 40, 76, 50, 54 күрсәттеләр.

248 чыгарылыш сыйныф укучысы Россия Федерациясенең «Укудагы аерым уңышлары өчен»медале белән бүләкләнде. Шәһәрнең ике чыгарылыш укучысы икешәр фән буенча йөзәр балл җыйды - алар- Софья Петрова (57 нче гимназия) һәм Алексей Грунский (77 нче гимназия). 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мондый яхшы нәтиҗәнең күбрәк тәрбия эшенә бәйле булуын ассызыклады. "Укучының БДИда югары күрсәткече-ата-аналар һәм педагоглар эшенең гомуми нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте ул. - Балаларның 90 проценты стартта бер үк шартларда тора, әмма кем уңышлы булырга тели  –  ул уңышка ирешә. Шәһәрдә уку өчен барлык шартлар да тудырылган, соңгы елларда иң югары стандартлар буенча яңа мәктәпләр төзелә".

Шәһәр башлыгы уңышлы эшләүләре өчен мәктәп педагогик коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алар Яр Чаллыда традицион рәвештә уза торган август конференциясендә аерым игътибарга лаек дип өстәде.

Дүшәмбе, 12 июль 2021, 10:06