Мы в социальных сетях

РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында Чаллыдан 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы 5-7 сыйныф укучылары арасында иң югары бәягә лаек булды. Мәликә журналистика һәм медиа өлкәсе юнәлеше буенча «Расскажи о главном!» чакырунда катнашты.

Конкурсның финалы "Артек" халыкара балалар үзәгендә узды. Әйтергә кирәк, бөтен илдән барлыгы 300 укучы җиңүче булды. 5-7 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр 100әр мең сум оттылар, өстәвенә Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр «Озын тәнәфес» поездында «Хыяллар сәяхәте»нә барып кире кайтачаклар.

«Озын тәнәфес» - безнең илдә укучылар һәм студентлар өчен иң масштаблы конкурсларның берсе, аның максаты - өлкән сыйныф укучыларының сәләтләрен үстерү һәм аларны үз тирәсендә әйләнә-тирә мохитне үзгәртеп коруга һәм үстерүгә актив кертү өчен шартлар тудыру. Конкурсның төрле тематик юнәлешләре һәр катнашучыга үзе өчен кызыклысын табарга мөмкинлек бирә.

Чәршәмбе, 14 июль 2021, 08:37