Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәйнең икенче ае дәвам итә, һәм, кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын оныталар. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балаларның гомерләре өзелә.

Баланы тәрзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?

- Өйдә бала булган чагында, тәрәзәләрне ачык тотмагыз! Бер секундка игътибарны читкә юнәлтү зур бәлагә китерергә мөмкин.

- Өйдәге җиһазларны бала тәрәзә төбенә менә алмаслык итеп урнаштырыгыз!

- Тәрәзә янында урнашкан карават һәм башка җиһазларда сикеренү тыегыз!

- Чебен-черкидән саклаучы сеткаларга ышанмагыз! Алар баланы егылудан саклар өчен каралмаган! Киресенчә, сабый аңа ышанып таяна һәм сетка белән бергә егылып төшергә мөмкин.

- Тәрәзәләрне өстән түгел, ә астан ачарга тырышыгыз.

- Тәрәзәләргә махсус блокираторлар куегыз.

- Тәрәзәләргә рәшәткә урнаштырыгыз. Алар балаларны ачык тәрәзәләрдән егылудан саклый.

- Әгәр балага тәрәзәдән нидер күрсәтәсез икән, аны ныклап тотыгыз, кинәт кенә хәрәкәтләнүенә әзер булыгыз, кулыгыз юеш булмасын.

- Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтегез. Өлкән балаларны кечкенәрәкләрен карарга өйрәтегез.

Пәнҗешәмбе, 22 июль 2021, 14:13