Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КАМАЗ-карт картодромында Россия транспорт компанияләренең «КАМАЗ-54901» йөк автомобильләрен йөртүчеләр арасында «КАМАЗ К5 — экономияле һәм куркынычсыз машина йөртү» конкурсы старт алды. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төмән, Чабаксар, Түбән Новгород, Екатеринбург, Калининград, Магнитогорск һәм башка Россия шәһәрләреннән 27 машина йөртүче катнаша.  

Ярышлар ике көн дәвамында узачак һәм иртәгә, 18 августта, тәмамланачак. Катнашучыларга «Яр Чаллы - Мамадыш - Яр Чаллы» маршруты буенча ярымприцеп белән «КАМАЗ-54901»дә биремнәрне үтәргә кирәк. Трассаның озынлыгы 130 км тәшкил итәчәк. Жюри ягулыкның чыгымын, маршрутны дөрес үтәүне һәм вакытны исәпкә алачак.

Машина йөртүчеләрне котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ААҖның генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин, шулай ук танылган Россия автоузышчысы Виталий Петров килде.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, аларга уңышлар теләде. «Легендар КамАЗлар башкаласы Яр Чаллы шәһәренә бу конкурсны кабул итү – зур сөенеч. Чаллы - үзенчәлекле шәһәр, безнең өчен завод белән бергә яшәү һәм эшләү – җаваплылык һәм зур дәрәҗә. «КАМАЗ» - ил бренды, Россия Федерациясе бренды. Предприятие уңышлы эшли, һәм яңа перспективалы автомобиль моны дәлилли, ул әлеге конкурсның төп призы булып тора. Без КАМАЗны яратабыз, КАМАЗ белән горурланабыз, КАМАЗга ышанабыз», - диде ул.  

Предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, бүгенге конкурс квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһим өлеше булып тора: «Бу конкурс – ерак арага йөрүче зур йөк машиналары йөртүчеләре һөнәренә хөрмәт күрсәтү. Сезнең эшегез гади түгел, әмма илебез икътисадына эшләргә мөмкинлек бирә торган, нәтиҗәдә автотранспортка йөкләнеш арта бара. Яңа компанияләр, һөнәри дәрәҗәдәге машина йөртүчеләр барлыкка килә. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз: автомобиль йөртүчеләрне экономияле йөртергә өйрәтә торган уку системасын булдырабыз. Беренче тапкыр шундый зур дәрәҗәдәге, төп призлары тягач һәм Lada Vesta булган бәйге үткәрәбез. Ышанам ки, яңа продукт белән без ышанычлы рәвештә ил чигеннән читкә хәрәкәт итәчәкбез».

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә: беренче урынны алган машина йөртүче LADA Vesta җиңел автомобиле алачак. Транспорт компаниясенә төп приз – «КАМАЗ-54901» магистраль тягачы биреләчәк.  

Конкурсны ачу тантанасында катнашудан тыш, җитәкчеләр "Техногород" укыту-танып-белү мәйданчыгы белән таныштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчыкта транспорт сыйфатында КАМАЗдан йөк машиналары да тәкъдим ителә.

Сишәмбе, 17 август 2021, 15:47