Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Проектны тормышка ашырганнан бирле укытылган хезмәткәрләр саны 7 817 кешегә кадәр арткан. Яхшырту буенча (кайзен) 31 615 тәкъдим әйтелгән һәм тормышка ашырылган, шулай ук 637 кайзен-проект. Моннан тыш, белгечләр 4 356 стандарт операция картасын гамәлгә керткәннәр, 5С стандартларына 1 383 эш урынынын туры китергәннәр һәм ТРМ системасы белән (гомуми хезмәт күрсәтү) 997 берәмлек җиһазны колачлаганнар.

АГРОСИЛАда сакчыл җитештерү системасы 2014 елда гамәлгә кертелә башлады. Беренче этапта программага «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, «Тукаевский Племрепродуктор» ҖЧҖ, «Набережночелнинский Инкубатор» ҖЧҖ, «Заинский Сахар» ААҖ, «Набережночелнинский Элеватор» ААҖ, «Актышское ХПП» ААҖ һәм «Семенной завод» ҖЧҖ керде. «Заинский Сахар» шул ук елны Toyota - ToyotaEngineeringCorporation автогигантының фәнни бүлекчәсе белән килешү төзеде. Ул аларага сакчыл җитештерү принципларын һәм инструментларын кертү мәсьәләләре буенча киңәшләр биргән.

Программаны гамәлгә кертүнең беренче этапларында ук программа минималь ресурслары белән аерылып торды, бу чыгымнарны киметергә һәм процессларның нәтиҗәлелеген арттырырга, персоналны активлаштырырга, ресурслар белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итәргә һәм продукциянең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирде. 2017 елда «АГРО» системасына холдингның башка предприятиеләре дә тоташа башлады.

2021 елда АГРОСИЛА «АГРО»ның 2024 елга кадәр үсеш стратегиясен раслады. Бүген һәр предприятие һәм эшчәнлек юнәлеше буенча озак һәм кыска вакытлы максатлар кабул ителде, ә холдингның 8 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» илкүләм проектында катнаша.

Фото чыганагы: Control Engineering Россия

Чәршәмбе, 18 август 2021, 12:18