Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда август педагогика конференциясе узды. Актанышта "Татарстан Республикасында заманча белем - һәркем өчен мөмкинлекләр" дигән темага республика киңәшмәсенең пленар утырышы булды.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе үсешенең ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан мәгариф өлкәсе алдына куелган иң мөһим милли максаты - глобаль конкуренциягә сәләтлелекне тәэмин итү. "Узган уку елында безнең барлык көчләребез шуңа ирешергә, сыйфатлы белем алу, гармонияле үсеш алган, сәламәт һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруга юнәлтелде", - диде ул.

Төп өстенлекләрнең берсе булып, элеккечә үк, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге кала бирә. Соңгы ике елда 58 балалар бакчасы төзелде. 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы балалары булган ата-аналарга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүче консультация үзәкләрен булдыру проектларын гамәлгә ашыру өчен федераль грантларга ия булды.

Кайбер балалар бакчалары әлеге грантка кабаттан лаек булганнар. Үрнәк буларак Яр Чаллының 95 нче һәм Казан шәһәренең 151 нче балалар бакчалары булып тора.

 


2021 елда гомуми куәте 7 меңнән артык урынга исәпләнгән 7 мәктәп сафка басачак. Гомумән алганда, республикада 2010 елдан 2020 елга кадәр гомуми куәте 37 меңнән артык урынга исәпләнгән 72 гомуми белем бирү оешмасы төзелде.

Белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышында 860 мәктәп һәм 470 балалар бакчасы, шулай ук 159 мәктәпнең функциональ зоналары ремонтланган.

Максатчан эш белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.  Агымдагы елда республика чыгарылыш сыйныф укучыларының барлык фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре уртача Россия балларыннан югарырак.

Информатика һәм ИКТ буенча БДИ беренче тапкыр компьютерда үткәрелде. Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары бу яңалыкны уңышлы үттеләр: информатика буенча БДИның уртача баллы 2020 ел белән чагыштырганда артты, югары баллы һәм стобаль нәтиҗәләр өлеше сизелерлек артты.

2021 елда 100 баллы нәтиҗәләр – 257, бу узган ел белән чагыштырганда 18гә күбрәк. Бу күрсәткеч буенча республика иң яхшы 5 төбәк арасына керә.

11 чыгарылыш укучысы ике фән буенча 100 балл җыйган.

Быел медалистларның да өлеше арткан һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми саныннан 15%тан артык тәшкил итте.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 211 укучысы җиңүче һәм призер булды. Аларның саны буенча Татарстан сигезенче ел рәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче урынны саклап кала.

Эш нәтиҗәлелеге буенча, ягъни 100 мең кешегә дипломнар саны буенча, Республика Мәскәүдән соң икенче урында тора.

Татарстан вәкилләре халыкара ярышларда да уңышлы чыгыш ясыйлар. Быел республиканың 43 укучысы Халыкара олимпиадаларда җиңүче һәм призер булды. 2018 ел белән чагыштырганда аларның саны ике тапкырга арткан.

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Яр Чаллы вәкилләре дә бар.

Җомга, 20 август 2021, 17:01