Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсе барышында вакцинациянең кирәклеген билгеләп үтте, чөнки ул - коронавирус белән авырмауда иң нәтиҗәле ысул.

Covid-19 вирусы һава-тамчы юлы белән тапшырыла. Вирус таралуга ютәл, төчкерү һәм хәтта зарарланган кешенең гадәти сулышы да хезмәт итә ала. Вирус сулыш кысылуны китереп чыгарырга мөмкин һәм өлкән яшьтәге кешеләр һәм риск төркеменә керүчеләр өчен аеруча куркыныч. Вирус йоктыру бик җиңел – авыру белән янәшә булу да җитә. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үтәү зарур, алар арасында иң нәтиҗәлеләренең берсе – вакцинация.

«Эшкә керешер вакыт җитә, - дип билгеләп үтте шәһәр хакиме. - Укулар башлана, «КАМАЗ» ялдан чыга. Вакцинация белән бәйле барлык мәсьәләләр көн тәртибендә тора. Дөнья авырудан саклану өчен башка юл уйлап тапмады, һәм без дә бу юлны үзебездә тикшердек. Элемтәләр бик күп һәм прививка ярдәме белән саклану хисе туа. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе коллективы, мәсәлән, 82%ка вакцинацияләнде, чөнки анда табиб-хирургка да, шәфкать туташына да авырып ятарга вакыт юк».  

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина хәбәр иткәнчә, хәзер шәһәрдә авырулар санының күрсәткечләре – Татарстан буенча уртача күрсәткеч, ягъни үсеш күзәтелә. «Шәһәрдә 3 387 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу 100 мең кешегә 644,7 дигән сүз. Бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, "COVID-19"дан вакцинациягә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, КФҮ дә, бердәм 122 номер буенча, поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин. Шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә вакытлыча мобиль пункт эшли. Эш вакыты: 13:00 дән 19:00 гә кадәр.

Дүшәмбе, 23 август 2021, 09:07