Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә җәмәгать тыңлаулары узды. Анда Шәһәр Советының «2007 елның 25 октябрендәге 26/4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проекты хакында фикер алыштылар.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков, хокук идарәсе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм шәһәр төзелеше үсеше хезмәте директоры Ленар Сәлмәнов катнашты.

Ленар Сәлмәнов Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре федераль һәм республика закон актларына туры китерелә дип аңлатты. Үзгәрешләр текстка да, график өлешкә дә кертелә.

Шулай итеп, ТР Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча, шәхси торак төзелеше өчен бирелә торган  участокның минималь күләмен 1000 кв. метрга кадәр арттыру тәкъдим ителә. Хәзер ул 400 кв.м. тәшкил итә. Сәнәгать объектларын төзү өчен билгеләнгән участокларга карата максималь төзелеш процентын 50%тан 75%ка кадәр арттыру тәкъдим ителә. Бу һәм башка үзгәрешләр текст өлешенә кагыла.

Шәһәр төзелешен зоналаштыру картасына шулай ук кайбер үзгәрешләр кертелә. Шулай итеп, Замелекесье торак районында трамвай линиясе өчен подстанция һәм диспетчерлык бинасын төзү максатларында, җир участогын күпләп сату зонасыннан биек торак төзелеше зонасына күчерергә кирәк.

Хастаханә комплексын төзү максатыннан җир участогын базар зонасыннан (Чулман проспекты) сәламәтлек саклау учреждениеләре зонасына күчерү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, бер зонадан икенчесенә күчерелүче тагын берничә участок каралды.

Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комиссия барлык теләкләр һәм искәрмәләр белән беркетмә әзерли, аны Башкарма комитет җитәкчесенә карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен тапшырачак. Ахыргы карар депутатлар тарафыннан Шәһәр Советы утырышында кабул ителәчәк.

Пәнҗешәмбе, 16 сентябрь 2021, 16:35