Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Александровна Холодилова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Вера Александровна Вологодск өлкәсенең Никольский районы Серпово авылында туа, урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1957 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Макарович Холодиловка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Вера Александровна Вологда өлкәсенең «Дружба» колхозында эшли. 2003 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә алты бала үстергәннәр, 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Вера Александровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хәсимә Нури кызы Шәрипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хәсимә Нури кызы Минзәлә районының Чулпан авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Сугыш вакытында колхозда эшли. Сугыштан соң Минзәлә драма театрында эшли, соңрак Казанда чәчтараш-гримерга укый. 1986 елда лаеклы ялга чыга.

1960 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 1987 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Бүген ветеранны өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Пәнҗешәмбе, 30 сентябрь 2021, 13:16