Шәһәрнең иң эре балалар иҗтимагый оешмасы - «Шәһәр укучылар советы» - спикер постына сайлаулар үткәрде.
Быел шәһәр укучылары лидеры постына 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 укучысы - Милена Викторова һәм Анастасия Кардашевская тәкъдир итте.
Эпидемиологик вәзгыять шартларында, оештыручылар тарафыннан сайлауларны дистанцион тавыш бирү форматында үткәрү турында карар кабул ителде. Тавыш бирүдә Шәһәр укучылар советы депутатлары – шәһәрнең 68 мәктәбеннән икешәр вәкил катнашты. Күпчелек тавыш Милена Викторова файдасына бирелде.
Викторова Милена – «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасының гамәлдәге һәм янәдән сайланган спикеры. Мәктәп буккроссингының «КниGO» экологик проекты авторы, «Без бергә» халыкара премиясе финалисты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 3 ноябрь 2021, 16:40