Мы в социальных сетях

«Ел казанышлары– 2020» республика конкурсының бүләкләү тантанасына 53 лауреат һәм җиңүче чакырылган иде, шуларның унтугызы – Казан шәһәре мәгариф оешмаларыннан, утыз дүрте – Татарстан Республикасы шәһәрләреннән студентлар. Тантанада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.

Шулай итеп, «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә Яр Чаллы сәнгать көллияте студенты Алинә Нуруллина җиңүче булды.

«Елның медиа шәхесе» номинациясендә Яр Чаллы медицина көллияте студенты Даниил Мөдәрисов җиңүче булды. Бу номинациядә шулай ук Чаллы шәһәренең В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият студенты Булат Дәминов лауреат исемен яулады.

«Ел проекты» номинациясендә Яр Чаллы медицина көллиятенең «Кояш» волонтерлар отряды» җиңүче булды.

«Елның студентлар фәнни оешмасы» номинациясендә Яр Чаллы медицина көллиятеннән «АРХИМЕД» җиңү яулады.

«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Камилә Камалова лауреат булды.

«Ел спортчысы» номинациясендә Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Александра Лямасова лауреат булды.

«Ел интеллекты» номинациясендә Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Софья Данилова лауреат булды.

Ел саен үткәрелә торган «Ел казанышы» республика конкурсы 2016 елдан бирле уздырыла, аның максаты – Татарстан Республикасы территориясендә урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүче, һөнәри эшчәнлек, иҗат, спорт, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм иреклелек өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Дүшәмбе, 15 ноябрь 2021, 11:49