Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Георгиевна Тресковага 90 яшь тулды.

Валентина Георгиевна Пермь краенда туа. 1938 елда әти-әнисе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында хәрби госпитальдә әнисенә булыша, санитарка булып эшли. 1959 елда кияүгә чыга. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, ветеранның бер оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Лаеклы ялга озак еллар елга портында эшләп чыга.

Валентина Георгиевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Эльвира Вәлиева исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Чәршәмбе, 17 ноябрь 2021, 09:11