Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсы башланды. Яшьләр оешмаларының иң яхшы җитәкчеләренә Әлфия Когогина стипендиясе тапшырачаклар

Конкурс яшьләр оешмаларының сәләтле лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшьләр арасында иҗтимагый эшчәнлекнең абруен күтәрүгә ярдәм итү максатыннан, эшче яшьләр арасында үткәрелә.

«Шәһәребезнең предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр лидерлары – чын-чынлап яшьләр авангарды, мин һәрвакыт янәшәдә булырга тырышам, яңа идеяләргә һәм тәкъдимнәргә ачыкмын», - диде Әлфия Когогина.

Конкурсны оештыручылар - Яр Чаллы шәһәренең Яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Эшче яшьләр советы, «Заман» яшьләр үзәге. Исемле стипендиянең күләме өч номинациядә 30 мең сум тәшкил итәчәк: предприятиедә яшьләр саны 100 кешегә кадәр иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе, предприятиедә яшьләр саны 100дән 500 кешегә кадәр иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе, предприятиедә яшьләр саны 500дән һәм аннан да күбрәк иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе.

Анда 35 яшькә кадәрге яшьләр берләшмәләре лидерлары, оешмаларында һәм учреждениеләрендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр (җаваплы) чакырыла. Гаризалар һәм конкурс документлары 30 ноябрьгә кадәр «Заман» яшьләр үзәгендә кабул ителә. 

Дүшәмбе, 22 ноябрь 2021, 12:14