Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортын ремонтлау тәмамланды. Бүген аны файдалануга тапшырдылар.

Чарада Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Илдар Гыйбадуллин, ГТХМ идарәсенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Михаил Чекмарев, «Haier» суыткычлар җитештерү заводы директоры Яо Гуанпинь катнашты.

Җыелганнарны сәламләп, Наил Мәһдиев әйтте: «25 октябрьдә нинди фаҗига булганын барыбыз да беләбез. Без, Яңа елга кешеләр үз фатирларына кайта алсын өчен, бик кыска вакыт эчендә торакны тәртипкә китерергә тырыштык. Без моңа ирештек».

Шәһәр хакиме Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм шартлау нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән барлык коткаручыларга рәхмәт белдерде. «Төрле тармаклардан 90нан артык коткаручы һәм 35тән артык техника эшләде. Коткаручылар, төзүчеләр, махсус техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә без бу фаҗиганең нәтиҗәләрен минимальләштерә алдык. Без коткаручыларга рәхмәтле. Алар батырлык күрсәттеләр. Без плитәләренең нинди хәлдә булуын күрдек. Әмма тормышларын куркыныч астына куеп, алар кешеләрне саклап кала алдылар», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады: «Төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Мин биргән йөкләмә – бик кыска вакыт эчендә фатирны тәртипкә китерү – үтәлде. Марсель Җәвит улы сүзендә торды».

Мэр Хайер компаниясенең 11 подъездда яшәүчеләргә бушлай 15 суыткыч һәм 15 кер юу машинасы бүләк итүен хәбәр итте. Ул компания җитәкчелегенә Чаллы халкы өчен авыр минутларда ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәт белдерде.  

«Шундый кыска вакыт эчендә безнең шәһәр хакимияте бик күп эшләр башкара алды, йорт әкияттәге кебек торгызылды. Шәһәргә, район хакимиятенә, идарәче компаниягә, инженерларга, бүгенге көндә торакка күчүебезгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең кайгыдан читтә калмаган туганнарыбызга, якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә һәм хәтта таныш булмаган кешеләргә рәхмәт.

Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевка аерым рәхмәт. Без сезнең сүзләрегезне хәтерлибез: «Без үзебезнекеләрне бәладә калдырмыйбыз». Сез һәм сезнең командагыз шәһәрнең һәр кешесе өчен ышанычлы терәк булуыгызны эш белән исбатладыгыз», - дип белдерде зыян күргән подъездда яшәүче Айгөл Тимергалиева.

Моннан тыш, Наил Мәһдиев шартлау нәтиҗәсендә вафат булган Владимир Рочев Яр Чаллыда күмеләчәген хәбәр итте.

«Иртәгә без аны Яр Чаллыга алып кайтачакбыз. Аның туганнары да, якыннары да юк.  Ул биредә эшләгән, шәһәргә гомерен багышлаган. Без барысын да кешеләрчә эшлиячәкбез. Җирләячәкбез, аны җиргә тапшырачакбыз», - диде мэр.

Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм йортны торгызуда актив катнашкан һәркемне бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш һәм ремонт эшләре «Профит» компаниясе тарафыннан алып барылды. Кыска вакыт эчендә төзүчеләр тарафыннан 10, 11, 12 подъездлар фатирлары ремонтланган. Бүген тышкы күренеш буенча агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми. Йортта төзелеш конструкцияләре торгызылган һәм алыштырылган, фатирларны бизәкләү эшләре башкарылган, мебель сатып алынган.

Чәршәмбе, 29 декабрь 2021, 13:19