Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов чыгыш ясады. Ул шәһәрнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен әйтеп үтте. Әйтик, 2021 елда, узган чор белән чагыштырганда, төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 23%ка арткан һәм 580 млрд сум тәшкил иткән. 2021 елда шәһәр икътисадына Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан 5 млрд сум кертелгән, 484 эш урыны булдырылган. 

Салымнан һәм салымнан булмаган керемнәрнең планлы билгеләнешен мобилизацияләүгә, бюджетның керем потенциалын үстерүгә һәм аның баланслылыгын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Шәһәр бюджеты керемнәре 13 млрд сум тирәсе тәшкил иткән.

2021 елның тагын бер төп проекты – «Безнең ишегалды». Узган ел 88 ишегалды төзекләндерелгән. Квартал эчендәге юллар буенда 1725 парковка урыны барлыкка килгән. 700 берәмлек балалар җиһазлары монтажланган. 1324 эскәмия, 1266 чүп савыты, 3595 яктырту баганалары, 667 ярымсфера урнаштырылган, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен 110 мәйданчык оештырылган.  

"Әлеге программаны тормышка ашыру барышында без ишегалларны төзекләндерү проектлары кысаларыннан чыгып, өстәмә парковка урыннары булдырабыз, мондый эш барлык шәһәрләрдә дә гамәлдә түгел. Без шәһәрдә яшәүчеләр өчен максималь уңайлы шартлар тудыру өчен мондый мөмкинлекләрне эзлибез. Ике ел эчендә барлыгы 219 ишегалды төзекләндерелде", - дип ассызыклады Фәрид Салахов.

Шәһәр икътисадының мөһим өлешләреннән берсе – төзелеш тармагы. Ел бәяләвенчә, төзелеш-монтаж эшләре күләме 20 млрд сум тәшкил иткән. Яр Чаллыда сәнәгать объектлары, инвестицион торак төзелә, социаль әһәмиятле объектлар төзелә һәм капиталь ремонтлана. Яр Чаллы шәһәре 2021 елда социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 8 миллиард сумлык 12 федераль һәм республика программаларында катнашты.

108 учреждениедә 18 млн сумлык өстәмә видеокамералар урнаштырылган, 153 учреждениедә 27 млн сумлык тавыш хәбәрчеләре урнаштырылган, 42 учреждениедә 165 млн сумлык территория коймалары алыштырылган.

Башкарма комитет хәл итә торган җаваплы бурычларның берсе – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакыру планын үтәү. 2021 елда 603 егет хәрби хезмәткә озатылган. Шуларның 362се шефлыкка алынган хәрби частьләргә җибәрелде. Язгы һәм көзге чакырылыш тулы күләмдә үтәлгән.

2021 елда җирле үзидарә органнары тарафыннан тугыз меңгә якын мөрәҗәгать каралган.

Башкарма комитет җитәкчесе планнарга да тукталды. Быел шәһәрдә 330 мең квадрат метр торак тапшыру, 129 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында 119 ишегалдын төзекләндерү, Рус драма театрының яңа бинасын, «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын төзеп бетерү планлаштырыла. Шулай ук йогышлы авырулар хастаханәсен һәм «Төзүче» спорт мәктәбен капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. Шәһәрнең 71 нче микрорайонында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше, 8 мәктәптә азык-төлек блогларын ремонтлау, «Яр буе» паркын төзекләндерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасы проектлана, «Ал җилкәннәр» балалар сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт ясау буенча проект документациясен эшләү алып барыла.

Чәршәмбе, 16 февраль 2022, 16:31