Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең медицина оешмаларының берсенә медицина битлеге салынган конверт килү сәбәпле, Илгизәр Бариев чаллылыларны посылкалар һәм бандерольләрне тикшерергә чакырды.

«Барлык хезмәтләр дә штат режимында эшләде, барлык кирәкле чаралар да оператив үткәрелде. Конверт понятойлар алдында яндыру юлы белән юкка чыгарылды. Предприятиегә таныш булмаган, бигрәк тә чит илләрдән, почта корреспонденциясе, бандероль, посылкалар килгән очракларга учреждение җитәкчеләренең игътибарын юнәлтәсе килә. Шулай ук маркетплейслардан товарлар алганда да уяу булырга кирәк», - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 15 530 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 2956,1 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 17,7%ка кимрәк.

«Узган атна белән чагыштырганда лабораториядә расланган очракларның 2,1 тапкырга кимүе күзәтелә. Алдагы атнада 590 очрак, узган атнада лабораториядә расланган 275 очрак теркәлде», – дип билгеләде шәһәрнең баш санитар табибы.

Дүшәмбе, 21 март 2022, 09:23