Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия чик буе гаскәрләренең оешуына 104 ел тулу уңаеннан Җиңү паркында «Ватанның чик сакчыларына багышлана!» бәйрәм чарасы узды. Чараны Яр Чаллы шәһәре буенча ТР чик буе хезмәте һәм запастагы чик сакчылары хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы һәм «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә Автозавод районы хакимияте оештырды.  

Чаллылыларга сәламләү сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте: «Бу бәйрәм көнендә тормышлары чын каһарманлык һәм батырлык үрнәге булган чик буе гаскәрләре ветераннарына тирән рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә чик сакчылары һәрвакыт ил иминлегенең төп сакчылары булдылар, дошманның беренче бәрелешләрен үз өстенә алдылар һәм еш кына үз тормышлары бәрабәренә Ватанны сакладылар. Сез, гражданлык һөнәрләрегезгә карамастан, гомер буе хәрби антка тугры каласыз, Россия чик буе гаскәрләренең тарихын һәм традицияләрен саклыйсыз.  Сезнең батырлыгыгыз һәм Ватанга эчкерсез мәхәббәтегез шәһәребезнең, Татарстан Республикасының һәм бөтен илнең алга таба социаль-икътисади үсеше гарантиясе булып тора...»

Җыелучылар, үз илләрен, Ватаннарын саклап, батырларча һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

«КАМАЗ» мәдәният сарае, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йөрты, 7 нче балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук «Златница» казак ансамбле чыгышлары паркка килүчеләр өчен музыкаль бүләк булып торды.

Бәйрәм барышында хәрби-спорт эстафетасы узды, анда Автозавод районы мәктәпләре укучылары катнашты. Спорт ярышларында катнашучыларга грамоталар, ә җиңүчеләргә Чик сакчылары көне уңаеннан кубок тапшырылды.

Шимбә, 28 май 2022, 16:56