Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яңа ел казы» тематик ярминкәсе шәһәрнең ике мәйданчыгында – «Төзүче» стадионы һәм Ипподром территориясендә үз эшен башлап җибәрде. Чарада Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан кошчылар катнашты. Бәйрәм алды ярминкәләренә 16 тоннадан артык каз, үрдәк, күркә, тавык ите китерелде. Каурый-канат әйберләренә, каз майларына сорау аеруча зур булды.

Моннан тыш, яңа ел табынына яңа гына туңдырылган,ысланган, каз ите сатып алырга мөмкин булды. Шулай ук мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең бөтен ассортименты: ит-сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчә, казылык, икмәк-күмәч, бал, ярма, он, ашлык, балык, йомырка, туңдырылган җиләкләр, үләннәр һәм башка бик күп продукция сатылды.

«Көньяк» агросәнәгать паркы территориясендә кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев булды.

Ярминкә мәйданнарында барлыгы 343 сәүдә урыны оештырылган, 160 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Иртәгә Тукай яр буенда «Төзүче» стадионы каршындагы һәм Ипподром территориясендә ярминкәләр үз эшен дәвам итәчәк. Киләсе атнада шулай ук Яңа ел алды тематик ярминкәләре һәм гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак: 22 декабрьдә расланган өч мәйданчыкта һәм «Энергетик» мәдәният йорты территориясендә, 23 декабрьдә Тукай яр буенда һәм Ипподром территориясендә оештырылачак.

Шимбә, 15 декабрь 2018, 17:14