Боровецк бульварындагы Дан һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар.
Җиңү паркында да шундый ук чара оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Автозавод районы хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, белем бирү учреждениеләре укучылары һәм В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары катнашты.
Мәктәп яны лагерьларыннан йөздән артык бала һәм Үзәк районның ветераннар советы активистлары "Ватан – ана" мемориаль комплексының "мәңгелек уты"на чәчәкләр салдылар, «Хәтер шәмнәре» кабыздылар, 1 нче пост штабында булдылар. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае патриотик тәрбия үзәге хезмәткәрләре мемориаль комплекс буенча экскурсия үткәрделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 июнь 2019, 14:14