Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы педагоглары һәм укытучылары пандемия шартларында укуны оештыру турында фикер алыштылар. Технологик трендлар белән ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, конференциядә катнашучылар танышты.

Мәсәлән, 60 нчы мәктәпнең тарих укытучысы Екатерина Юмакова YouTube видеоплатформасы нигезендә укучыларның белемнәрен бәяләү өчен уен элементын эшләгән. Һәр укучы үз телефонында биремнәрне үти, ә укытучы һәр укучы буенча статистиканы үз телефонында күрә. "Бу тестларны тикшерү вакытын экономияли, моннан тыш, укучыларны үзләренең нәтиҗәләрен арттыруга стимуллаштыра, чөнки алар экранда күрсәтелә", – дип сөйли Екатерина Юмакова.

 42 нче мәктәпнең биология укытучысы Татьяна Черткова дәресне онлайн-форматта булдыру өчен Moodle системасын куллана. Электрон проект уку материалын текстлар, ярдәмче файллар, презентацияләр, схемалар, графиклар, видео белән тулыландырырга мөмкинлек бирә. 41 нче мәктәп укытучысы үз-үзеңне изоляцияләү чорында 3D-проектлау нигезләренә өйрәткән. Шулай итеп, аның технология дәресләрендә 5-6 сыйныф укучылары 3D-ручка мультипликацияләре ясаган. Проектны мәктәп Worldskills халыкара ярышларында тәкъдим итәргә ниятли.

Виртуаль белем бирү мохите балалар бакчаларында да үсеш алды.Шулай итеп, 2 нче балалар бакчасы педагоглары "Өйдә – балалар бакчасы" проектын тәкъдим иттеләр. Ул баланың компьютер артында түгел, ә ата-аналар белән вакытларын нәтиҗәле үткәрүенә юнәлдерелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бер атна эчендә башкарырга мөмкин булган биремнәр биреп караганнар.

 Цифрлаштыру өстәмә белем бирүгә дә кагылды. 15 нче балалар иҗат йорты педагоглары Instagramда «ИнстаЛЕТО» дистанцион лагерен булдырдылар. «Бу көн саен танып-белү һәм күңел ачу чаралары: нәфис, техник, спорт, туризм, социаль-педагогик һәм табигый-фәнни юнәлешләр буенча мастер-класслар; викториналар, бию флешмоблары, акцияләр, онлайн-конкурслар, конференцияләр, мәктәп яңалыклары. Интерактив формат мөмкинлекләрне киңәйтергә этәргеч бирде. Бездә катнашучылар Яр Чаллы гына түгел, Казан, Пермь, Йошкар-Ола, Әлмәт, Мамадыш һәм хәтта Норильск та. Мондый тәҗрибәне без пандемия вакытында гына түгел, гадәти режимда да кулланырга ниятлибез», – дип хәбәр итте шәһәр укучылар советы җитәкчесе Евгения Саримова.

Воспитанники Городского дворца творчества детей и молодежи провели исследование влияния автомобильного транспорта и применения антигололедных реагентов на состояние почвы, воздуха, растений вблизи дорог и меры. Свои предложения по улучшению экологической обстановки города Набережные Челны они представили в проекте. Наиль Магдеев отметил, что проект нужно взять в работу.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда тәрбияләнүчеләр автомобиль транспортының һәм бозлавыкка каршы реагентлар кулланунының туфракка, атмосферага, үсемлекләр торышына йогынтысын тикшерделәр. Алар Яр Чаллы шәһәренең экологик хәлен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен проектта күрсәттеләр. Наил Мәһдиев проектны эшкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

Күргәзмәдә шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту эше презентациясе дә булды.

Дүшәмбе, 24 август 2020, 14:52