Дүшәмбе, 3 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында COVID-19 мәсьәләләре буенча модернизацияләнгән "кайнар линия" эшли. Операторлар атнага 7 көн тәүлегенә 24 сәгать шалтыратуларны кабул итә.

"Һәр мөрәҗәгать итүче үз соравына рус телендә дә, татар телендә дә җавап ала алачак", - дип сөйләде Министрлар Кабинетында узган брифингта Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.

Еш кына халык коронавируска анализларның әзерлеге турында сорый, мондый тестны ничек һәм кайда тапшырырга мөмкин, аңа ничек әзерләнергә, әлеге инфекцияле авыру белән элемтәгә кергән булсаң нишләргә, коронавирусның беренче сиптомнары барлыкка килүен тойсаң үзеңне ничек тотарга кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә?

Спикер шулай ук телефон роботы Лилиянең эшчәнлеге турында сөйләде, ул контакт-үзәк операторларына йөкләнешне киметергә ярдәм итә. Бүгенге көндә Лилия 67 мәсьәлә буенча халыкка консультация бирә ала. Алар арасында, мәсәлән, коронавирус белән зарарлану куркынычын ничек киметергә, кафе һәм рестораннар эшлиме, республикага керү яки чыгу буенча чикләүләр бармы, коронавирусның төп симптомнары нинди, стационарга авыруның туганнары ашау яки башка кирәк-ярак әйберләре алып килә аламы кебек сорауларга җаваплар бар.

Сишәмбе, 1 декабрь 2020, 11:40