Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Доктор Хөсәен Хусамелдин Сөләйман Яр Чаллының 7 нче поликлиникасында 2020 елның октябреннән эшли.

Үз гаиләсе турында зур дулкынлану белән сөйли ул. Әти-әниләренә җиде бала алар: 6 абыйсы һәм 1 апасы бар – барысы да табиблар. Ул һәм аның өч абыйсы Пермь медицина университетын тәмамлый (ул вакытта бу академия була), кечеләре табиблыкка Судан Республикасында укыйлар. Академияне тәмамлаганнан соң, 2003 елда Хөсәен Сөләйман торакаль хирургия белгечлеге буенча ординатура узган. 2009 елда үпкә авыруларына багышланган диссертация яклаган һәм медицина фәннәре кандидаты булган. Уң як пульмонэктомиягә операция ясау буенча уникаль метод авторы. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң туган ягына кайтып, ул 10 ел Суданда торакаль хирург булып эшләгән. Ел саен Россиядә, Пермь, Ижевск шәһәрләрендә булган.

Сәяхәтләре вакытында Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре белән танышкан, монда аның дусты үз гаиләсе белән яши. «2020 елның 15 мартында мин Россиягә Хирурглар конгрессына килдем, ә 16 мартта инде COVID-19 килеп чыгу белән, чикне яптылар,– дип сөйли доктор. – Шулай мин монда тоткарландым һәм нәтиҗәдә, Татарстанда төпләнергә булдым. Тора-бара гаиләмне хатынымны һәм кечкенә кызымны Россиягә алып килдем. Әмма әлегә алар Пермьдә булганда, күченү белән бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Тизрәк алар белән бергә булырга хыялланам.

Мин шулай ук Россиянең башка ил башкалалары белән чагыштырганда пандемиягә каршы көрәштә уңышлырак эшләвенә игътибар иттем. Суданда да, Иорданиядә дә, башка илләрдә дә бу эшне ничек башлаганнарын күргәнгә әйтүем. Өстәвенә, мин даими рәвештә рус, инглиз, гарәп телләрендә абруйлы чыганакларны укыйм. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм пульмонологлар ассоциациясе, төрле илләр вирусологлары докладлары. Мин үзем берничә ассоциация әгъзасы булып торам. 17 елдан артык үпкә авырулары белән шөгыльләнәм. 30 дан артык фәнни мәкалә авторы. Һәм шунысын ышанып әйтә алам, вакцинация – чирдән саклануның иң нәтиҗәле ысулы».

Пандемия вакытында поликлиникаларда кадрлар җитмәү мәсьәләсе килеп туды, чөнки күп кенә табиблар йогышлы госпитальләргә эшләргә китте. Бу авыр миссияне табиблар һәм шәфкать туташлары катлаулы шартларда эшләргә кирәк булачагын аңлап сайладылар. Хөсәен Сөләйман гомуми хирургия буенча сертификат алды һәм 7 нче поликлиникага эшкә урнашты.

«Миңа аена 400 дән артык авыру килә һәм шулар өстенә, күпсанлы операцияләр. Пациентларның төрлесе бар. Алар белән аралашу котылгысыз. Анализлар бирү миндә чиргә каршы торырлык антитәнчекләр юклыгын күрсәтте».

Шәһәр өчен COVID-19 дан вакцинаның беренче партиясе 7 нче поликлиникага кайтты. Декабрьдә доктор беренче компонентны алган. Бернинди тискәре нәтиҗәләр булмаган. Гыйнварда ревакцинация узган.

Хәзер инде 2 ай узды, ягъни тулы кыйммәтле иммунитет формалашкан. Хәзер антитәнчекләре чирләмәс өчен җитәрлек. «Вакцина узу карарына, беренчедән, фәнни якын килү йогынты ясады, вакцинаүзеңне коронавирустан яклауның бердәнбер ысулы. Икенчедән, антитәнчекләргә анализ бирү: антитәнчекләр юк икән, димәк, вакцинацияләнергә кирәк. Өченчедән, намус, вөҗдан. Мин,табиб буларак шуны әйтәм, әгәр мин үземдә вирус йөртсәм, минем аркада башка кешеләрнең авырырга мөмкин булуларына юл куя алмас идем. Хәзер минем барлык туганнарым һәм якыннарым, танышларым һәм дөньяның төрле почмакларындагы хезмәттәшләрем дә минем үрнәгемә иярде. Узган атнада әти-әнием дә вакцинаның беренче компонентын алды, алар Согуд Гарәбстанында яши, аларга 70 яшь», – дип сөйләде ул.

Дүшәмбе, 29 март 2021, 16:34