Якшәмбе, 2 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Орган залында Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты узды. Барлык җыелган акчалар «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәген үстерүгә – терроризмга һәм янгынга каршы чараларны тормышка ашыруга һәм әйләнә-тирә территорияне оештыруга юнәлдереләчәк.

Концерт башланганчы барлык катнашучылар өчен сумкалар бәйләү, тегү, аппликацияләр ясау буенча мастер-класслар оештырылды. «Бу дәресләр моториканы үстерә һәм үсештә чагыла», – дип уртаклашты «Могҗиза-балалар» үзәге педагогы Светлана Тюрьмина.

Орган залы сәхнәсендә солистлардан тыш үзәкнең дуслары да чыгыш ясады. Төп сюрприз буларак инклюзив театрның дебюты – «Могҗиза-балалар» үзәгенең удар уен кораллары ансамбле чыгышы булды.

Җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сәламләде, Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

«Безнең шәһәрдә яхшы, күркәм традиция яши – хәйрия кичәләре үткәрү. Залда битараф булмаган, үзләрен балаларга багышлаган, укырга, яңалыкка омтылган кешеләр җыелды».

Хәйрия концерты вакытында 654 мең сум акча җыелды. Сертификат Шәһәр Советы депутаты һәм «Могҗиза-балалар» үзәге җитәкчесе Ася Кисловага тапшырылды.Ул шулай ук барлык чаллылыларга ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.  

«Могҗиза-балалар» үзәге Яр Чаллыда 2014 елда ачылды. Ул ГЭС поселогында урнашкан 1 нче музыка мәктәбенең элеккеге бинасында урнашкан, аны шәһәр Башкарма комитеты бүлеп биргән. 

Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 23:52