Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / обычная версия

Бүген, Республика көне һәм Шәһәр көне бәйрәмнәре уңаеннан, 16:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында күңел ачу чарасы уза. Ул “Нур” яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла. Программа кысаларында төрле уен-тамашалар, “Чаллы турында рифма аша” шигырь бәйгесе һәм Чаллыга багышланган фотозоналар үткәрелә.

Моннан тыш, күпмилләтле Татарстан халкының дуслыгын, татулыгын символлаштыручы - өч төстәге тасма өләшәчәкләр. Аларны ике ноктадан: Җиңү паркында (30 августта) һәм Энтузиастлар бульварында (28 августта) алырга мөмкин булачак.

Сишәмбе, 28 август 2018, 10:03