Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы шәһәренең өч мәйданында оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды: Комсомол районында –  Габдулла Тукай исемендәге яр буеның «Төзүче» стадионы территориясендә; Автозавод районында Ипподром территориясендә; Үзәк районда – «Көньяк» агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймәрданов ярминкәләрне карап йөрделәр.

Ярминкә кысаларында Яр Чаллыга Татарстанның 13 районыннан 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллылылар бәрәңге, яшелчә, ит һәм башка продукция сатып алуда актив катнашты. Киләсе ярминкәләр 29 сентябрь көнне, расланган мәйданчыкларда узачак.

Шимбә, 22 сентябрь 2018, 16:01