Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур” яшьләр үзәгендә эшче яшьләр арасында “Престиж” кубогына интеллектуаль чемпионатның икенче уены узды. Интеллектуаль көрәштә "Н.У.Р. бәйрәмендә” темасына (гадәти булмаган, укучы/укытучы, рок) шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре арасыннан 27 команда көч сынашты. Болар – «КАМАЗ» ГАҖ, «Леони Рус» ҖЧҖ, мәктәпкәчә учреждениеләр, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Чаллы ТЭЦ, «РУ-инжинириг» НПП ҖЧҖ, «Глобал Форвардинг» ҖЧҖ, «Челныводоканал» ҖЧҖ, 3-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе хезмәткәрләре һәм командалар.

Икенче интеллектуаль уенның лидеры - «IQ404» җыелма командасы, икенче урында – «Киндер-сюрприз» балалар бакчалары җыелма командасы һәм өченче урында - «КАМАЗ» ГАҖ кою заводының «51 параллель» командалары.

Мондый интеллектуаль уеннар ай саен сентябрьдән май аена кадәр уза. Киләсе уен ноябрь аена планлаштырылган.

Пәнҗешәмбе, 18 октябрь 2018, 10:50