Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 500 гә якын кеше «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашты. Татарстанда диктант тексты итеп Гаяз Исхакый әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүче татарлар өчен Абдулла Алиш әсәреннэн озек сайланган иде.

Быел «Татарча диктант» акциясе 20 дән артык илдә һәм Россия Федерациясенең 45 төбәгендә, республикабызның һәр районында узды. Исегезгә төшерәбез, «Татарча диктант» проектын Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан башлап оештыра. Акциянең максаты – татар телендә дөрес язуга кызыксыну уяту, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 09:46