Пятница, 26 апреля 2024 / рус тат / обычная версия
Мы в социальных сетях

8 декабрь көнне Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Мәүлид аена багышланган кичә үтте. Моңа кадәр ай буена шәһәр мәчетләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (салалЛаһү галәйһи вәссәләм) багышлап төрле чаралар уздырылды.
Кичә Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең 2018 ел эшчәнлегенә кыскача нәтиҗә ясау ассызыклаган видео-язма белән башланып китте. Соңыннан “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Коръән укыды, дога кылынды һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кичәдә катнашучыларны Мәүлид ае белән котладылар.

Чара барышында “Хәзинә” клубына йөруче балалар Пәйгамбәребез (салалЛаһү галәйһи вәссәләм) хакында шигырьләр сөйләделәр, ком анимациясе күрсәттеләр; нәшидләр җырланды, Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары “Әҗерләреңне сакла” дип аталган тамаша күрсәтте. Шулай ук мәчетләребез имамнары Инсаф хәзрәт Сәүбанов, Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов һәм Рүзил хәзрәт Ихсанов кыскача, ләкин эчтәлекле вәгазьләр сөйләп үттеләр. Чыгышлар арасында Дагыстан кунагы Мөхәммәд хаҗи Гасанов мөнәҗәтләр башкарды. Кичә тирән эчтәлекле булды һәм тамашачыларга бик ошады, бәйрәмгә килгән һәркем канәгатьләнеп таралышты.

Материаллар http://islamtatar.ru сайтыннан алынды.

Понедельник, 10 декабря 2018, 16:18