Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Марат Бибишев истәлегенә багышланган 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Ярышларда Россиянең 11 регионыннан 150 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда ярышында беренче урынны алды һәм Иркутск шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә 10 юлламага лаек булды.

Ярышларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе, Татарстан Республикасы грек-рим көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин катнашты, ул ярышларны уздыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде.

 

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 13:26