Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «җәмәгать кабул итү бүлмәсе» гражданнар өчен консультацияләр бирүен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев гражданнарны шәхсән кабул итте. Чаллылыларны эшкә урнашу, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар борчый. Берничә кеше депутатка төрле мәсьәләләрдә ярдәм итү һәм матди ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Шулай ук гражданнарны шәхси сораулар буенча «Бердәм Россия» фракциясеннән Шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев кабул итте. Кабул итүгә килгән чаллылыларның сораулары сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы иде. Һәр мөрәҗәгать итүче белән әңгәмә үткәрелде, аларга аңлатмалар бирелде. Кергән сораулар алга таба билгеләнгән тәртиптә хәл ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, депутатлар һәм төрле юнәлештәге белгечләр ай саен «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулар буенча халык белән очраша. Очрашуга алдан (8552) 37-45-69 телефоны аша язылырга һәм консультация алырга мөмкин.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 10:46