Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Озак еллар намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш керткәне өчен Рафаил Кыямов шәһәр Мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы вазифасын калдырырга карар кылды. “Эшлекле дүшәмбе” вакытында грамотаны тапшырганда, Чаллы мэры Наил Мәһдиев Рафаил Кыямовка хезмәте өчен рәхмәт белдерде: Рафаил Әгъләметдин улы башка эшкә күчү турында карар кабул итте. Сезнең исемнән, шәһәр халкы исеменнән аңа башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Шәһәр хуҗалыгы, торак хуҗалыгы - ул теләсә кайсы шәһәрнең тормыш-көнкүреше өчен бик тынгысыз өлкә. Ярты миллионлы шәһәрдә бигрәк тә. Аның тырышлыгы, аның хезмәттәшләре тырышлыгы белән Яр Чаллы торак-коммуналь хуҗалыгы - Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе. Бу эшләргә Рафаил Әгъләметдин улы сәламәтлеген, йөрәген, күңел җылысын кызганмады. Шуңа күрә мин чын күңелдән рәхмәт әйтәсем, аңа түземлек, нык сәламәтлек, яңа эштә уңышлар телисем килә. Чаллы шәһәре сезгә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтле”, - диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 09:23