Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проектының сайлап алу туры узды. Конкурста Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Сарман, Актаныш, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарыннан 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнашты.

Егетләргә үз-үзләрен презентацияләргә, иҗади номерлар башкарырга кирәк иде. Алар шулай ук "Тарих байлыгы" интеллектуаль конкурсын уздылар, "Туган як" һәм "Гаилә традицияләре" темаларына үзләре әзерләгән видеопрезентацияләрен күрсәттеләр. 

"Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проекты финалына 9 кеше узды:

Динар Мөрәдимов, Яңа Чишмә районы;

 Динар Хуҗин, Яр Чаллы;

 Рифат Төхбәтуллин, Яр Чаллы;

Нияз Галиев, Яр Чаллы;

Салават Җиһаншин, Балык Бистәсе районы;

Булат Сәйфетдинов, Балык Бистәсе районы;

Нәзиф Шәйгалләмов, Сарман районы;

 Риназ Гаскәров, Яр Чаллы;

 Илдар Шәяхмәтов, Актаныш районы.

Конкурсның финалы 12 апрель көнне "Шатлык" яшьләр үзәгендә булачак.

Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 17:03