Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Бердәм Россия» фракциясе шәһәр Советы депутатлары Эдуард Фәттахов һәм Евгений Архипов гражданнарны кабул итте. Чаллылыларның мөрәҗәгатьләре пенсия һәм ташламалы түләүләр, социаль проблемалар һәм хезмәт законнары мәсьәләләре белән бәйле иде.

 Евгений Архиповка кабул итүгә килүчеләр арасында И.Н. Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берлеге рәисе Валерий Заболотников та бар иде. Ул күргәзмәләр оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, мөрәҗәгатьләр башкарма хакимиятнең тиешле органнарына җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән тәртиптә җибәреләчәк.

Чәршәмбе, 8 май 2019, 08:10