Мы в социальных сетях

Бүген «Витязь» спорт мәктәбе грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеген кабул итә. Тантаналы спорт чарасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе, грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры, милли көрәш буенча ТРның Атказанган спорт мастеры Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин катнашты. Алар спорт мәктәбе бинасын карадылар. 

2019 елда учреждениедә капиталь ремонт башланды. Биредә түбә ремонтланган, бинаның фасады җылытылган, тәрәзәләр һәм витражлар алмаштырылган, инженерлык челтәрләре яңартылган. Ремонтның гомуми бәясе 394 млн сум тәшкил итә, хәзер акчаларның 140 млн сумы ремонтка җәлеп ителгән.

Шәһәр башлыгы спорт объекты янында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе Марат Бибишев сурәте төшерелгән барельеф урнаштырырга тәкъдим итте. "Ул вакытта җитәкчеләр социаль юнәлештә эшләгән. Финанслау чыганаклары булмаса да, Марат Шакир улы Бибишев социаль объектлар төзи. Яр Чаллыда бары тик җитештерү объектлары һәм торак кына төзелгән. Шулай да үз өстенә зур җаваплылык алып булса да, халыкка ял итү урыннары булдырган җитәкчеләр бар иде", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

"Бу бина 40 ел элек төзелде һәм әлеге спорт комплексы ярдәмендә без 90 нчы елларда грек-рим көрәше традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алдык. Чаллы һәм Әлмәт мәктәпләре ярдәмендә классик көрәш сакланды", - дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.

Шәһәр башлыгы дәрәҗәле кунаклар белән бергә спорт залларын карап йөрде. Спорт мәктәбендә йөзү бассейны торгызылды. Бассейн янында урнашкан бинада сауна, душ һәм бәдрәф ясалган. Ярышларга килгән спортчылар өчен дүрт урынлы ял итү бүлмәләре җиһазландырылган. Төзүчеләр мозайкалы плитәне һәм мәрмәр идәнне саклап кала.

"Карагыз әле, идәннәр ничек бизәп эшләнгән. Бу идән әле тагын шуның кадәр хезмәт итәчәк. Яр Чаллы шәһәре төзүчеләреннән бөтен ил үрнәк алды. Советлар Союзының иң яхшы төзүчеләре монда тупланган була", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Ярышларга Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы Алексей Мишин килде. Спортчы Чаллы тәрбияләнүчеләре өчен мастер-класслар үткәрде. Ул спорт корылмасына югары бәя бирде: «Зал искиткеч, шулкадәр келәмнәр, көрәш өчен искиткеч шартлар тудырылган».

"Безнең эшчәнлегебезгә иң яхшы бәя – Олимпия чемпионы Алексей Мишинның бәясе. Күргәнебезчә, бу-муниципаль һәм республика хакимиятләре эше нәтиҗәсе. Безгә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәтте. Озак вакыт дәвамында без әлеге объектның капиталь ремонт программасына эләгүе өстендә эшләдек һәм моңа ирештек. Физкультура һәм спорт – көчле рухлы кешеләрне тәрбияләү өчен яхшы корал. Балаларны спортка җәлеп итәргә кирәк. Монда, тренерлардан һәм танылган спортчылардан тиешле күнекмәләр, чирканчык алгач, аларда ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш барлыкка киләчәк һәм алар дөрес юлда булачак", – диде мэр.

Грек-рим көрәшендә Идел буе федераль округының 13 субъектыннан 144 спортчы катнашачак. Бина стеналарында барлыгы 574 укучы шөгыльләнә.

Җәй көне бинаның фасады буенча барлык эшләр тәмамланып, спорт үзәген төзекләндерү эшләре башланачак. Реконструкция  спорт мәктәбе бинасы янындагы стадионга да кагылачак. Территориядә дренаж системасы һәм ясалма өслекле футбол кыры, җиңел атлетика юллары барлыкка киләчәк.

Җомга, 6 март 2020, 14:43