Мы в социальных сетях

38 маршрут Яр Чаллыда бакчачыларны бакчаларга йөртү өчен оештырыла. 1 майдан чаллылылар 91 бакчачылык берләшмәсенә барып йөри алачак. Аларны автобус биш тукталыш пунктыннан: «51 комплекс», Машина төзелеше урамындагы «МЕГАСТРОЙ» гипермаркеты, «Автостанция», «Студенческая», «Дом обуви» алып китәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел Тимерчелек заводыннан китү пункты 51 комплекска күчерелгән. Бакчачылык җәмгыятьләренә бару өчен электрон социаль юл йөрү билетларыннан – ташламалы транспорт карталарыннан да файдаланырга мөмкин булачак. Бакчачылык ширкәтләренә бару өчен, башта махсус сервиста теркәлеп, 2590 номерына бушлай смс-хәбәр җибәреп, хәрәкәт итәргә рөхсәт алырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Бу елның 18 апреленнән 306 номерлы карар нигезендә, җәмәгать транспортына битлекләрсез керү тыела.

Чәршәмбе, 29 апрель 2020, 18:07