Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсе оештырылды. Техника белән экспозиция Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае территориясендә урнашкан. Махсус техниканы  «Ремдизель», «Кориб», «Каретный дворъ», «РИАТ»,«КАМАЗ», «КАМАЗ-Автоспорт», «ТРАК ПЛЭНЕТ», «Коммерческие грузовики»,«МегаТрон» предприятиеләре тәкъдим итте.

«Каретный дворъ» 18-19 гасырларда заманча җитештерелгән транспортны тәкъдир итте: агач һәм металл чаналары, ат экипажы, фаэтон һәм карета.

Maxx motors һәм "Чаллы-текстиле" спорт автомобильләрен күрсәттеләр. Соңгылары мини-баггларны үзебезнең детальләр һәм компонентлар кулланып кулдан җыялар.

"Ремдизель" медицина транспортеры тәкъдим итте. Автомобиль  яралыларны сугыш кырыннан эвакуацияләү өчен билгеләнгән.

«МегаТрон» компаниясе төрле йөк күтәрүчәнлеге булган ашлык ташу транспортының киң ассортиментын тәкъдим итә. Болар - КАМАЗ һәм МАЗ шасси базасындагы автомобильләр, тагылма, автопоезд һәм ашлык ташучы-үзбушаткычлар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, предприятие 12 метрлы ярымприцеп чыгара.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 12:03