Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау бердәм тавыш бирү көне уза. Сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр ачык, шуннан соң комиссияләр нәтиҗәләрне эшкәртүгә керешәчәкләр.

Наил Мәһдиев үзенең сайлау участогында, 23 нче мәктәптә тавыш бирүдә катнашты: «Яр Чаллы сайлауларда катнашу буенча һәрвакыт югары нәтиҗә күрсәтте, – диде ул, тавыш биргәннән соң, журналистларга интервьюсында. – Бу ике көн эчендә шәһәр актив тавыш бирә: 18 нче сентябрь киченә шәһәр халкының 62%тан артыгы тавыш биргән. Муниципаль хакимиятнең бурычы - җәмәгать куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсен тәэмин итү, шәһәребез гражданнарына үз ихтыярларын белдерү өчен барлык шартлар тудыру, Боларның үтәлү нәтиҗәсе булып халыкның тавыш бирүдә актив катнашуы, шәһәрне хуплаучы һәм куелган бурычларны үтәүче партияләргә һәм депутатларга үз тавышларын бирүдә күренә».

Сайлау участоклары 20:00 сәгатьтә ябылачак.

Якшәмбе, 19 сентябрь 2021, 12:26