Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Минзәләдәге авиакатастрофада һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал ачылды. Ул Азатлык мәйданында шәһәр хакимияте янында урнаштырылган.

Бүген Татарстанда Минзәлә янындагы L-410 самолеты белән һәлакәттә вафат булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде. Яр Чаллыда флаглар төшерелде һәм барлык күңел ачу программалары гамәлдән чыгарылды.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә кайнар линия ачылды: (843)288-46-53.

Психологик ярдәм телефоны: Балалар һәм яшьләр өчен ашыгыч ярдәм үзәге "Яшьләр ышаныч телефоны" 8 (8552) 52-96-96.

Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 08:52