Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Савельевна Чернухина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов, «Энтузиаст» идарәче компаниясе директоры Фәргать Минхәеров, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Анна Уракова котлау сүзләре җиткерделәр.
Татьяна Савельевна Алабуга районының Бессониха авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм лаеклы ялга чыкканчы РСФСР «Главнефтеснаб» Пермь идарәсендә инженер-лаборант булып эшләгән. 2011 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 гыйнвар 2022, 16:55