Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов шәһәрдә ике кар саклау урыны барлыгын, әмма кар бушатырга килгән махсус техникалардан чират җыю сәбәпле, өстәмә кар саклау урынын ачу кирәклеге туды дип хәбәр итте. 

«Быелгы кыш шактый катлаулы булды. Февраль аенда айлык нормадан артык явым-төшем яуды, - дип билгеләп үтте ул матбугат конференциясе барышында. - Көн саен шәһәрне кардан чистартырга 250 берәмлектән артык махсус техника, 1200дән артык эшче чыга. Беренче чиратта транспорт йөри торган проспектлар, аннан соң мәгариф учреждениеләренә, социаль учреждениеләргә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә керү юллары чистартыла. Шуннан соң эшчеләр җирле юлларга керешәләр».

Кышкы чор башыннан бирле 500 мең кубометр кар чыгарылган инде, бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда югарырак.

Шәһәрне кардан чистарту эшләре штат режимында алып барыла. Планнарга махсус техника йөрүгә комачаулаучы юлларда автомобильләрен калдыручылар, шулай ук техниканы планлы һәм агымдагы ремонтлау үз төзәтмәләрен кертә. Хәзерге вакытта предприятиедә техника җитәрлек (соңгы елларда 30 берәмлектән артык техника кайткан), әмма машина йөртүчеләргә, механизаторларга ихтыяҗ бар. 

Пәнҗешәмбе, 10 февраль 2022, 14:46